ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ЯЗМА КОРПУСЫ
Гомуми мәгълүмат

Бу сайтта замани татар теленең язма корпусы урнаштырылган.
Язма корпус бүгенге татар телен электрон формада гәүдәләндерә.
Хәзерге вакытта татар теле корпусының күләме 500 миллионнан артык сүз (>620 млн токен) тәшкил итә, төрле сүзформаларның саны 5 миллион тирәсе.
Язма корпус татар теленең системасы, хәле, алдагы көне белән кызыксынучы шәхесләрне күздә тотып төзелә.
Ул татар телен корпуслы лингвистика кысаларында өйрәнүче белгечләр өчен зарури чыганак.

Әлеге проект нинди дә булса фәнни фондлар яки оешмалар тарафыннан финансланмый!
Татар теленең язма корпусы өстендәге эшләр бары тик проектта катнашучыларның буш вакытында башкарыла.

Проект яңалыклары